ТР территориясендә 26 мартта көндез һәм кичен томан, 15-18 м/с кадәр җил, 3-8 мм яңгыр көтелә.
Киңәш итәбез: реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында яшеренергә ярамый. Балаларны караучысыз калдырмагыз. Олы яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез.
Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.