2024 елның 25 мартында Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез томан, төнлә һәм иртән бозлавык, көндез 15 м/с кадәр көчле җил көтелә. Киңәш итәбез: урамнарда һәм юлларда йөргәндә бик сак булыгыз. Юл аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр үтүләрен генә кулланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.