Кадерле хатын-кызларыбыз, әниләр ,әбиләр!
Бу язгы кояшлы көнне сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Сез безне яңа үрләр яуларга рухландырасыз, максатларга ирешергә ярдәм итәсез!
Сезнең гел шулай матур һәм сөйкемле булып калуыгызны телибез. Шулай ук сәламәтлек, рухи көч һәм гармония телим, һәр көнегез матур булсын.
Язның иң җылы, шатлыклы бәйрәме белән!