2024 елның 5 мартында 9.00 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының чираттан тыш ХLVIII утырышы булачак.
Район Советы утырышында катнашу нияте булган гражданнарның гаризаларын Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм F.Ahmetzyanova@tatar.ru электрон почтасына кабул итә.
Утырышның көн тәртибе:
1. «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Ямаш авылының Һади Такташ урамындагы «Ачы су» елгасы аша салынган күперне реконструкцияләү» объекты буенча территорияне планлаштыру проектын һәм ызанлау проектын раслау турында.
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2023 елның 13 апрелендәге «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы «Олы Елга авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында» XXXVI-2 карарына үзгәрешләр кертү хакында.
3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләрен бушлай бирү (тапшыру) турында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2023 елның1 мартындагы XXXIV-24 номерлы карары белән расланган Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
4. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2020 елның 16 октябрендәге III-3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының транспорт, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия составына үзгәрешләр кертү турында.