"Безнекен булдырыгыз " федераль конкурсы

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

«Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АНО һәм «Корпорация «МСП» АҖ яшьләр эшкуарлыгы буенча федераль конкурс үткәрәләр

Конкурс Россия Федерациясендә яшьләр эшкуарлыгын үстерүгә һәм үз бизнесын алга җибәрүдә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Конкурс барышында 30 кеше сайлап алыначак, алар үз эшкуарлык проектын үстерү өчен 1 000 000 сум күләмендә грант алачак. Финанс ярдәменнән тыш, конкурс җиңүчеләренә «Корпорация «МСП» АҖнең  программасында бушлай катнашу мөмкинлеге, «Яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгы» АҖ ягыннан ярдәм, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә проектны мәгълүмати яктан алга җибәрү, дәүләт ярдәме чараларын алуда һәм проектны үстерү өчен өстәмә инвестицияләр эзләүдә ярдәм күрсәтеләчәк.

Конкурста 14 яшьтән алып 28 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.

Конкурста хәзерге вакытта теркәлгән бизнесы булмаган яшьләр дә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Бердәм реестрына кергән һәм ике елдан артык бизнес алып бармаган 28 яшькә кадәрге гамәлдәге эшмәкәрләр дә катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен гаризаны РФ МСП.цифрлы платформасындагы битендә тапшырырга мөмкин (https://мсп.рф/services/sozdaj-nashe/promo). гаризалар 2024 елның 10 мартына кадәр кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International