"Киләчәк уеннары" нда фиджитал-турнир хөрмәтенә почта маркасы чыгарылды

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

2024 елның 22 февралендә почта әйләнешенә «Киләчәк уеннарына»багышланган  марка чыгарылды. Анда "Цифрлы ялкын" мультиспорт турниры эмблемасы сурәтләнгән.

Марканы сүндерү тантанасы ярышлар уза торган «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Россия Почтасы генераль директоры Михаил Волков, Бөтенроссия фиджитал-спорт федерациясе президенты Никита Нагорный, шулай ук Россия Президентының космос өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча махсус вәкиле, «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең пилотлы космик программалар буенча башкарма директоры Сергей Крикалев катнашты. 

"Россия Почтасы" АҖнең «Татарстан почтасы»УФПС матбугат хезмәте

Борис Слуцкий

+7-917-418-07-83

Boris.Slutskiy@russianpost.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International