Ватанны саклаучылар көне алдыннан тантаналы митинг узды.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов, ветераннар советы рәисе Рафаэль Шәвәлиев, Юнармия штабы башлыгы Рөстәм Гобәйдуллин мөрәҗәгать итте.
" Махсус хәрби операциядә катнгашучы безнең сугышчыларга хөрмәт һәм дан!. Без бу бәйрәмне хөрмәт иттек һәм һәрвакыт хөрмәт итәчәкбез. Киләчәк буыннарыбызга Без Бөек Ватан сугышы, локаль сугышлар турындагы хатирәләрне мәңгегә истә калдыру өчен тапшырырга тиешбез",-диде Радик Ислямов.
Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Митинг һәлак булган Балык Бистәсе сугышчылар обелисгына чәчәкләр салу белән тәмамланды.