"Яулык япкан нурлы йөз" исемле матур чара үзды

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

21 февраль көнне Тәберде Чаллысы авылы мәчетендә "Яулык япкан нурлы йөз" исемле матур чара үткәрелде.

Мөслимәләр берлеге, район мөхтәсибәте, Тәберде Чаллысы авылы мәчете һәм китапханә хезмәткәрләре күркәм бәйрәмне оештыручылар булдылар.

Балык Бистәсе муниципаль районының социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы, район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт, Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Мәхмүтова Иделия Мәннан кызы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе районы бүлеге җитәкчесе Касыймова Илвера Шириаздан кызы да әлеге чарада катнаштылар.

Вафина Айгөл Камил кызы телебезне, милли киемнәрне саклауда, тыйнак һәм итагатьле тормыш алып баруда гаиләнең иң әһәмиятле икәнен искәртеп үтте.

Дөньяга җан яратучы, киләчәк буыныбызны дәвам иттерүче, йортыбызда нур булдыручы хатын-кызга дан җырланды.

Бәйрәмнең Туган телләр көненә туры килүе дә һәркемдә горурлык хисе уятты.

Гаилә елы уңаеннан гаилә кыйммәтләрен үстерү, гореф-гадәтләрне, йолаларны яңарту максат итеп куелган иде. Үрнәк гаилә-Вафиннар гаиләсе бәйрәмгә үзенчә матур төсмер бирде.

Бәйрәмдә татар халкының милли ризыкларыннан һәм борынгыдан сакланып килгән намазлыклар һәр кеше күңелендә динебезгә, ана теленә, халкыбызга карата ихтирам хисе уяттылар.

Яулык бәйләү буенча мастер-класслар да киенү яныннан иман, тыйнаклык максатыннан үткәрелде.

Кичә һәр кешегә иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, иманга өнди торган уйлар насыйп итсен дигән теләкләр белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International