"Хезмәткә һәм оборонага әзер" кышкы фестивале

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

21 февральдә "Дельфин" спорт-савыктыру комплексында Татарстан халкы арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының ll (зональ) кышкы фестивале узды. Анда Балык Бистәсе, Питрәч, Теләче һәм Лаеш муниципаль районнары командалары катнашты. Катнашучылар төрле дисциплиналарда нормативлар тапшырды.

Ачылу тантанасында катнашучыларны яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илназ Шакиров сәламләде. Йомгаклау нәтиҗәләре буенча фестивальдә Питрәч районы командасы җиңүче булды, 2 урынны - Балык Бистәсе районы командасы, 3 урынны Теләче районы командасы алды. Призерларга дипломнар, медальләр тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International