ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район Советы сессиясендә катнашты.

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсе районында булды, анда район Советының хисап сессиясендә катнашты.

Утырыш 2023 елда Балык Бистәсе муниципаль районының социаль-икътисади үсеш йомгакларына һәм 2024 елга бурычларга багышланган иде. Төп доклад белән Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Ислямов чыгыш ясады.

Фәрит Хәйрулла улы 1 нче гимназиядә булды. Уку йорты холлында аны район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садиков, гимназия директоры Ләйсән Хәлимова, укучылар, яшь армиячеләр һәм Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар сәламләде.

Район мәдәният йортында Фәрит Мөхәммәтшинны районыбызның төрле милләт вәкилләре каршы алды. Дәүләт Советы рәисе район товар җитештерүчеләренең – ит, сөт продукциясе, икмәк-булка , хайваннар өчен гранулланган азык, укучыларның эшләнмәләре һәм кул эшләре, республиканың беренче бренды медицина киемнәре күргәзмәсе белән танышты.

Фәрит Хәйрулла улы «Гаилә бәхете серләре»китабында яңа өйләнешкәннәргә үзенең теләкләрен калдырды.

" Татарстан Республикасында катнаш никахлар күп. Менә шундый
безнең республика һәм без аны сезнең белән бергә саклап калачакбыз. Авыл җирлегендә традицияләр, гореф-гадәтләр, мәдәният яхшырак саклана. Кием һәм кухняга кадәр. Без аларга ТР Хөкүмәте, Мәдәният министрлыгы, ТР Халыклары ассамблеясы аша рәхмәт белдерәбез һәм ярдәм итәбез", - диде кунакларга Фәрит Мөхәммәтшин.

Шулай ук Дәүләт Советы Рәисе үзенең чыгышында Балык Бистәсе районының потенциалы зур булуын билгеләп үтте. Районның уңайлы логистик позициясе, җир һәм су ресурсларына бай булуын ассызыклады. 
Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International