Балык Бистәсе халкы «Татарстан чаңгы юлы-2024 " ярышларында катнашты
Бу кояшлы иртәдә чаңгы базасы территориясендә 500 дән артык актив яшәү рәвешен яратучылар җыелды.
«Татарстан чаңгы юлы-2024» массакүләм ярышлары «Россия чаңгы юлы-2024»ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы кысаларында үткәрелә.
Ярышларда Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов, Балык Бистәсе районы чаңгы узышлары буенча федерация рәисе Андрей Бельский катнашты.
Чарада өлкәннәр дә, балалар да, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре дә катнашты. Һәр яшь төркеме өчен үз дистанциясендә көч сынашты.