Тыл хезмәтчәне Карпова Мария Петровнаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2024 елның 9 феврале, җомга

Тыл хезмәтчәне Карпова Мария Петровнаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Юбилярга кунакка - Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, социаль яклау бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Нурия Шакирова, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитетының гомуми бүлегенең әйдәп баручы белгече Татьяна Наумова килде.

Иң яхшы теләкләр һәм җылы рәхмәт сүзләре белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасы һәм Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International