2024 елның 6 февралендә Балык Бистәсе муниципаль район Советының ХLVI чираттан тыш утырышы булды.
Утырышның көн тәртибе:
1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2018 елның 4 сентябрендәге «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә күздә тотылган хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуларын оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында» XXXIII-3 номерлы карарына Казан районара табигатьне саклау прокуратурасының 2023 елның 25 декабрендәге 02-07-2023/Прдп 652 номерлы протестын карау турында.
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2023 елның 25 маендагы XXXVIII-10 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Троицкий Урай авыл җирлегенең Генераль планын раслау турында.
4. Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең . 2023 елгы оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлары турында.
5. Инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен яңа эш урыннары булдыру турында.