Бүген Шумково авыл җирлегендә дә гражданнар җыены узды.
Җыелышта Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов катнашты.
Узган елга йомгак ясалды һәм агымдагы елга планнар белән уртаклаштылар. Авыл җирлеге башлыгы Альбина Гыйләҗиева 2024 елга максатлар турында сөйләде.
Шумково авыл җирлегендә фельдшер эшли, ул халыкны кабул итү көннәрен игълан итте.
"Очрашуга килүегез өчен рәхмәт, димәк, сез авыл тормышына битараф түгел", - диде Данис Сатдинов.
Чара гаилә парларын хөрмәтләү белән тәмамланды