Р.Фәхреддиннең тууына 165 ел тулуга багышланган “Ризаэддин Фәхреддин һәм заманчалык” Халыкара фәнни-гамәли конференциясе

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Өстәмә белем бирү педагоглары Балалар иҗат үзәге төрле конкурсларда, конференцияләрдә актив катнаша.

Өстәмә белем бирү педагогы, Юлсубино мәктәбенең туган якны өйрәнүчесе Бадамшина Фәйрүзә Фәрзутдин кызы бөек педагог, мәгърифәтче, галим, җәмәгать эшлеклесе Р.Фәхреддиннең тууына 165 ел тулуга багышланган “Ризаэддин Фәхреддин һәм заманчалык” Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Конференция 27 гыйнварда Казанда, «Академия навыков» автоном коммерцияле булмаган оешмада узды. Фәйрүзә Фәрзутдиновнаның тикшеренү эше III дәрәҗә дипломга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International