Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының ХLVI чираттан тыш утырышы булачак.

2024 елның 2 феврале, җомга

            2024 елның  6 февралендә   9.00 сәгатьтә  422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының ХLVI  чираттан тыш утырышы  булачак.

            Район Советы утырышында катнашу нияте булган гражданнарның гаризаларын Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы (8)843-612-27-08 телефоны  буенча һәм F.Ahmetzyanova@tatar.ru электрон почтасына кабул итә.

 

      Утырышның көн тәртибе:

 

1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2018 елның 4 сентябрендәге «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә күздә  тотылган хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү буенча  җәмәгатьчелек  фикер алышуларын  оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында» XXXIII-3 номерлы карарына    Казан районара табигатьне саклау прокуратурасының  2023 елның 25 декабрендәге 02-07-2023/Прдп 652  номерлы протестын карау турында.

 

2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2023 елның 25 маендагы XXXVIII-10 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Троицкий Урай авыл җирлегенең Генераль планын раслау турында.

4.  Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең . 2023 елгы оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлары турында.

5. Инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен яңа эш урыннары булдыру турында.

1 комиссия 

 

             2024 елның 6  февралендә 08.30 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы,  Балык бистәсе штп., Ленин ур., 48 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының  20 нче кабинетында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының законлылык, хокук тәртибе, муниципаль милек һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенең 46/5 нче  утырышы  булачак.

            Район Советының законлылык, хокук тәртибе, муниципаль милек һәм җирле үзидарә буенча даими комиссия утырышында катнашу нияте турында гражданнарның гаризалары Балык Бистәсе муниципаль район Советы Аппаратының оештыру бүлеге башлыгы Әхмәтвәлиева Резеда Габделәхәт кызы тарафыннан  (8) 843-612-20-99 телефоны буенча һәм Ahmetvalieva.Rezeda@tatar.ru   электрон почтасына кабул ителә.

 

           Көн тәртибе:

 

          1. Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең . 2023 елгы оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлары турында.

2 комиссия

 

            2024 елның 6 февралендә 9.00 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы,  Балык бистәсе штп., Ленин ур., 48 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының  7 нче кабинетында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссиясенең 46/5 нче  утырышы  булачак.

            Район Советының социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия утырышында катнашу нияте турында гражданнарның гаризалары Балык Бистәсе муниципаль район Советы Аппаратының оештыру бүлеге башлыгы Әхмәтвәлиева Резеда Габделәхәт кызы тарафыннан  (8) 843-612-20-99 телефоны буенча һәм Ahmetvalieva.Rezeda@tatar.ru  электрон почтасына кабул ителә.

          

Көн тәртибе:

 1. Инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен яңа эш урыннары булдыру турында.

          

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International