Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2024 елның 2 феврале, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» хәбәр итә:

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда:

көннең икенче яртысында һәм 2 февраль кичендә, төнлә һәм 3 февраль иртәсендә томан саклана;

- 3 февраль көнне көндез һәм кич буран, күрү мөмкинлеге 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк (Казан шәһәрендә дә), көчле җил 15-17 м/с..

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыкмаска киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз,  җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк

4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч

6. Өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә элементлары  зур куркыныч тудыра. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында  тагын да арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алырга кирәк

8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Томан булганда:

Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә полосаны үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Шунысын да истә тотарга кирәк, томанда ераклыкны билгеләү кыенлаша, шуңа да дистанцияне  арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормоз тотудан да сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә шоферлар тиз арый, саклык артык булмас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International