Яңа Арыш авылы халкфы белән очрашу

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә, 2024 елның 31 гыйнварында, Яңа Арыш авылы халкы белән очрашу оештырылды. Чара мәдәният йортында узды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары - Гадел  Мөбарәкшин һәм ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры - Нурия  Хашимова Яңа Арыш авылында гражданнар җыенында катнаштылар.

2023 елда башкарылган эшләр турындагы хисап белән авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов   чыгыш ясады. Ул халыкның ярдәме дә зур булуын билнеләп  үтте. Чөнки кайбер эшләр үзара салым хисабына башкарыла. 2024 елга планнар турында да сөйләде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча полиция бүлегенең участок уполномоченные А. Басаркина авыл халкын һәм чакырылганнарны районда һәм авыл җирлегендә оператив хәлләр белән таныштырды.

Халык алдында шулай ук милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Э. Петрова чыгыш ясады.

Балык Бистәсе районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән К Фәйсханов авыл хуҗалыгында республика программалары, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга компенсациягә субсидияләр, шулай ук бруцеллез һәм аны профилактикалау турында хәбәр итте.

Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Ф. Әхмәтҗанова җыелучыларга районыбызның 2023 елдагы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2024 елга  бурычлар турында сөйләде, шулай ук СВО да катнашучыларга ярдәм итүче барлык битараф булмаган кешеләргә гуманитар ярдәм  җыю оештырганнары  өчен рәхмәт белдерде.

Җыен ахырында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләделәр, алдынгыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International