Хайваннар белән аралашу гигиенасы

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Йорт хайваннары-безнең эчкерсез һәм тугры дусларыбыз. Алар безнең кәефебезне күтәрә һәм стрессны киметә, шулай ук регуляр йөрүләр һәм хайваннар белән уйнау кан басымын киметергә һәм физик активлык дәрәҗәсен сакларга булыша.

Йорт хайваннары көне- аларга карата мөнәсәбәтебезне яхшыртуга,  җаваплылыгыбызны арттыруга игътибарны юнәлтә.

Ләкин мәчеләр һәм этләр белән бергә яшәүнең кайбер куркыныч яклары бар. Хайваннар да авырый. Барлык мәче һәм эт авырулары да хуҗаларына куркыныч тудырмаса да, кайбер авырулар – аларны зооноз дип атыйлар - йорт хайваннарыннан кешеләргә күчә ала.

Йорт хайваннарыннан авыру һәр кеше йогарга мөмкин, ләкин аеруча йөкле хатын-кызларның, кечкенә балаларның, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең һәм иммун системасы зәгыйфьләнгән пациентларның авыру  йоктыру куркынычы зур.

Роспотребнадзор  йорт хайваннары белән аралашканда куркынычсызлык кагыйдәләре һәм гигиена турында онытмаска кирәклеген искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International