Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» хәбәр итә:
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2024 елның 31 гыйнварында, төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда 31 гыйнварда, төнлә һәм 1 февраль иртәсендә).
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе:
Томан булганда:
Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә полосаны үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Шунысын да истә тотарга кирәк, томан ераклыкны дөрес күрсәтми , шуңа күрә гадәтти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен тормоз тотудан да сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне акырынлап киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә шоферлар тиз ара, саклык артык булмас.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Бәла – каза очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына «112» мөрәҗәгать итә аласыз . Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
"Ышаныч телефоны" Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе 8 (843) 288-46-96.