«Бәләкәч» балалар бакчасында «Яшел ут көне»нә багышланган чара узды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән төрле уеннарда катнаштылар һәм кызыклы биремнәр үтәделәр. Балалар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар һәм юл куркынычсызлыгы буенча белемнәрен ныгыттылар. Ахырда барлык балалар һәм аларның әти-әниләре буклетлар, яктылык кайтаручы элементлар алдылар һәм тәрбиячеләргә уңай эмоцияләр һәм уңай кәеф заряды өчен рәхмәт белдерделәр.