Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гражданнар җыенында катнашты.

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Балык Бистәсе районының Шетнево-Тулуш һәм Корноухово авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды, анда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызы катнашты. Гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде һәм гражданнар җыеннарында катнашты.

 Җыенда шулай ук район Башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, структур бүлекчәләр җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре һәм әлеге авыл җирлекләре территориясендә яшәүче гражданнар катнашты.

Шетнево-Тулуш һәм Корноухов авыл җирлекләре башлыклары Ринат Баһаутдинов һәм Григор Гумашян 2023 елгы эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирделәр, агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.

Очрашуда торак пунктларның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре тикшерелде,  мөгезле эре терлек, ат, кош-корт үстерү белән шөгыльләнүчеләр өчен субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме турында  таныштырдылар, хокук ияләре булмаган һәм аларны теркәү өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк булган күчемсез милек объектлары турында сөйләделәр.

Анда катнашучыларга муниципаль берәмлекләр территориясендә планлаштырылган социаль әһәмиятле чаралар турында мәгълүмат җиткерелде. Халык үзләрен борчыган сораулар бирә, теләкләрен белдерә алды.

Авыл җирлекләренең ике башлыгының да эше канәгатьләнерлек дип танылды.

Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова 2023 елда район эшчәнлеге, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары, 2024 елга планнар белән таныштырды.

Россия Президенты Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. 
 Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләренә һәм әлеге авыл җирлекләре тормышында актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International