Грипп, коронавирус инфекциясе һәм башка йогышлы авырулар вакытында гигиена

2024 елның 13 гыйнвары, шимбә

Грипп, коронавирус инфекциясе һәм башка орви вакытында гигиена

Грипп, коронавирус инфекциясе һәм башка кискен респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ) китереп чыгаручылар актив әйләнештә булганда, үзегезнең инфекцияне булдырмас өчен һәм тирә-юньдәгеләрне саклар өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Ничек зарарланмаска?

Теләсә нинди җәмәгать урыннарында, транспортта булганнан соң, ишек тоткаларына , акчага, эш урынында җәмәгать файдалануындагы оештыру техникасына кагылганнан соң, ашау һәм ризык әзерләү алдыннан кулларны яхшылап юыгыз.
Урамнан өйгә кайткач, кулларны һәм йөзне сабын белән юыгыз, борынны изотоник тоз эремәсе белән юыгыз.
 Су һәм сабын куллану мөмкинлеге булмаганда, кулларны чистарту өчен спирт нигезендә дезинфекция чаралары кулланырга мөмкин. 
Кеше күп булган урыннарда һәм транспортта бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеге кияргә кирәк. Битлекне яңасына 2-3 сәгать саен алыштырырга кирәк, битлекне кабат кулланырга ярамый.

ОРВИ билгеләре булган кешеләр белән якын аралашудан һәм бер бүлмәдә булудан сакланыгыз .
Ишек тоткаларына, коймаларга, башка әйберләргә һәм җәмәгать киңлекләрендәге өслектәргә ялан кул белән кагылмагыз.
Биналарны ешрак җилләтегез.
Уртак сөлгеләр кулланмагыз.

Тирә-юньдәгеләрне ничек йоктырмаска?
Сәламәт кешеләр белән  элемтәләрен киметү зарур (сәламләү кул кысу, үбү).
Әгәр дә сез авырсагыз, ләкин башка кешеләр белән аралашырга яки җәмәгать транспортында йөрергә мәҗбүр булсагыз, бер тапкыр кулланыла торган битлекне кулланып, аны һәр 2-3 сәгать саен яки ешрак яңасына алыштырырга кирәк.
Йөткергәндә яки төчкергәндә авызны, мөмкин булса, бер тапкыр кулланыла торган яулык белән, әгәр ул булмаса, куллар яки терсәк бөгелеше белән капларга кирәк.
Шәхси яки бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба гына кулланыгыз.
Шәхси гигиена әйберләрен: теш щеткасын, мунчаланы, сөлгеләрне өйдәгеләрдән аерып куярга.
Көн саен өйне дымлы җыештырырга, шул исәптән ишек тоткаларын, сүндергечләрне, оргтехника белән идарә итү панельләрен эшкәртергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International