Гражданнарны вакытында сыйфатлы һәм ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт 2024 елның 9 гыйнварыннан 26 гыйнварына кадәр җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм яраклылык сроклары буенча «кайнар линия» оештырды.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча түбәндәге номерга шалтыратып була- 8 800 555 49 43.
Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы халкының сорауларына эш көннәрендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре (843) 273 34 85 телефоны буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр җавап бирәчәк, төшке ашка тәнәфес - 12.00-12.45.
Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе шәһәрләрендә яшәүчеләрнең сорауларына эш көннәрендә 8(84378)2-80-92 (Лаеш), 8(84367)3-02-31 (Питрәч), 8(84361)2-12-08 (Балык Бистәсе)телефоннары буенча белгечләр җавап бирәчәк