Гриппны профилактикалау чараларын белү мөһим
2024 елның 1 атнасында 17 593 грипп һәм ОРВИ очрагы теркәлгән, авыру узган атнадан 36,9% ка түбәнрәк. Авыру дәрәҗәсе елның әлеге чорына туры килә.
Грипп һәм ОРВИ кыш көне иң еш очрый торган йогышлы авырулар. Исегезгә төшерәбез, грипп вирусы бик җиңел тарала. Иң киң таралган юл һава — тамчылы, гәрчә грипп белән көнкүреш әйберләре аша да зарарланырга мөмкин. Йөткерү, төчкерү, сөйләшү вакытында вирус йөртүченең тамагыннан төкерек, лайла, авыру китереп чыгаручы микрофлоралы сыекча кисәкчәләре бүленеп чыга. Грипп вирусы белән аэрозоль кисәкчәләренең таралу ераклыгы, кагыйдә буларак, ике-өч метрдан артмый.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! Массакүләм чаралар вакытында инфекция йоктыру куркынычы арта. ОРВИ һәм гриппны профилактикалау чараларын онытмагыз, Сәламәтлекне саклагыз!