Балык Бистәсе районы Башлыгы Радик Ислямов Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәрен котлый.

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәрен котлый.

"Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннар !

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәре көне белән котлыйм!

Сезнең хезмәт нәтиҗәләре җәмгыятьнең һәм һәр гражданның тормышын иминрәк итә. Сез һәрвакыт Балык Бистәсе районы халкына таяныч һәм аңа хезмәт итү үрнәге булырсыз дип ышанам.

Сезгә зур һәм җаваплы бурычларны хәл итүдә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International