«2024 елның 10-15 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы -18-24° булган аномаль-салкын һава торышы сакланачак.., бу нормадан 9-15°түбәнрәк. Бу чорда һаваның минималь температурасы нигездә -23-28° тәшкил итәчәк. 11 гыйнварда урыны белән -33° кадәр, көндез максималь температура -16 -21°көтелә..».
Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеорологик күренешләрне исәпкә алып, түбәндәге куркынычлар арта:
энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларында (суүткәргеч һәм канализация челтәрләре, җылылык, электр һәм газ белән тәэмин итү системалары) һәлакәтләр барлыкка килү;
техноген янгыннар һәм кешеләрнең углекислый газ белән агулануы.
Шулай ук автомобиль һәм тимер юл транспортында гадәттән тыш хәлләр ихтималлыгы арта, һава шартлары республика территориясендә аэропортлар һәм тимер юл вокзаллары эшен шактый чикләргә мөмкин.
Халык арасында салкын тию һәм туңу, өшү очраклары булуы ихтимал.