Мин бу көннең тылсымлылыгы һәм матур мизгелләре саклануын телим.
Сезгә игелек, муллык, бәхет телим. Сез сайлаган тормыш юлы сезнең максатыгызга ирешергә ярдәм итсен. Дусларыгыз янәшәдә булсын, сез аларның таянычын, ярдәмен һәм мәхәббәтен һәрвакыт тоеп яшәгез.
Бу бәйрәм көннәрендә һәрберебез яхшылыкка ышана. Раштуа могҗизасы безнең җаннарыбызны җылыта, яхшылыкка, мәрхәмәтлеккә, якыннарыбызга чын мәхәббәткә иманыбызны ныгыта. Раштуа көннәре шатлык һәм яхшылыкка ышаныч белән тулсын, безне игелекле эшләргә һәм тирә-юньдәгеләргә карата сизгер мөнәсәбәткә этәрсен!
Сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Һәр йортта тынычлык һәм татулык, иман һәм өмет, шатлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!
Радик Ислямов,
Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы.