Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2024 елның 6 гыйнвары, шимбә

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» хәбәр итә:

метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү

 2024 елның 6 гыйнвары 21 сәгатьтән 7 гыйнвары 18 сәгатькә кадәр. 

2024 елның 7 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыннарда төнлә һава температурасының -25-29 кадәр төшүе көтелә.. (Казанда -25-27 кадәр..), көндез урыны белән ТР төньягында -25кә кадәр.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:


Туңудан һәм өшүдән саклану өчен, урамга чыкмаска, балаларны, йорт хайваннарын урамда озак йөртмәскә  һәм ерак сәяхәтләрдән тыелырга кирәк.

Туңу, өшү куркынычының төп факторлары булып тора: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь исереклеге, шулай ук хәлсезлек һәм артык арыганлык . Салкыннан саклану өчен катламлы киенегез – һава катламнары җылылыкны саклый, җылы  һәм йон носки киегез – алар дымны сеңдерәләр, аякларын коры калдыралар, җылы бияләйләр, баш киеме һәм шарфсыз салкынга чыкмагыз; даими актив хәрәкәт кирәк.

Көчле салкыннарда ерак  араларга бармау һәм сәяхәт итмәү яхшырак. Автомобиль механизмнарының ватылуы юл-транспорт һәлакәтләре  куркынычы кискен арта. Машина йөртүчеләргә дә үз куркынычсызлыкларын истә тотарга кирәк-сезон буенча киенергә, җылы кием һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй запасы , мөмкин кадәр  күбрәк ягулык запасы булырга тиеш.

Автомобильдә күз күреме начар булган шартлада хәрәкәт иткәндә полосаларны үзгәртүдән, узышулардан баш тартырга кирәк.

Кинәт тормоз тотудан да сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне  акрынлап киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез.

Туңганда, өшегәндә беренче ярдәм:

Әгәр дә артык туңсагыз-тиешенчә җылыныгыз, җылы бүлмәдә берничә сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр дә өшү булса, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез. Әгәр дә медицина ярдәме алу мөмкин булмаса,  нәрсә эшләргә?

- Зыян күрүченең киемнәрен алыштырыгыз. Дымлы киемнәрен салдырыгыз алыгыз һәм аны җылы  одеялларга төрегез. Зыян күргән тән өлешләренә кагылмагыз!

- Җылы суда җылытыгыз. Су температурасы 40-42 0С булырга тиеш. Әгәр термометр булмаса, кулыгызны терсәккә кадәр суга батырыгыз. Кайнар булмаса, температура дөрес. Өшегән урынны суга батырыгыз һәм тире алсу төскә кергәнче һәм сизгерлек кайтканчы тотыгыз.  Әгәр дә йөзегез яки колакларыгыз туңса, йомшак сөлге белән җылы компресслар куегыз (суга батырыгыз һәм сыгыгыз).

- Киптерегез һәм төрегез.  Тән тиресе алсу төскә кергәч, киптерегез һәм зарарланган урынны чиста материя белән урыгыз. Әгәр бу аяк яки кул икән, һәр бармакны урарга яки мамык шарларны бармаклар арасында куярга кирәк Бу зарарланган участокка тире аша инфекция үткәрмәскә ярдәм итәчәк.

- Сыеклык җитмәүне  бетерегез. Алкогольдән башка җылы эчемлекләр кулланыгыз. Бу нормаль тән температурасын торгызырга һәм кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:

· алкоголь эчмәгез, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз!

· балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;

· беркайчан да төзек булмаган электр чыбыкларын кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;

· электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.

Һәркайсы бәла – каза очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең" ышаныч телефоны 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International