Татарстан Республикасы территориясендә давыл турында кисәтү
2024 елның 4-9 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы -18 -25°булган аномаль салкын һава торышы көтелә, бу нормадан 9-17 градуска түбәнрәк.
5-6 гыйнварда төнлә һәм иртән һава температурасы -23-28°кә кадәр төшәчәк.., 6 гыйнварда урыны белән -34°, көндез -18-24° көтелә...
7-9 гыйнварда, алдан фаразлау буенча, төнлә -19..-24°, урыны белән аязганда -30°, көндез -13..-18°.