2023 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының чираттан тыш ХLV утырышы булып узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2022 елның 15 декабрендәге «2023 елга һәм 2024 – 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты турында» XXIX-5 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының 2020 елның 16 октябрендәге III-3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының транспорт, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия составына үзгәрешләр кертү турында.