Бүген район мәдәният йортында сәләтле балалар , опекун гаиләләре; инвалид балалар; социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар һәм мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балалар өчен яңа ел чаралары узды. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Исламов Радик Рәмис улы балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырды.