Һәркемнең катнашуы мөһим!

2023 елның 22 декабре, җомга

22 декабрь көнне Илгизәр һәм Сөмбел Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә үзара мөнәсәбәтләрен законлаштырдылар. Гарифуллиннар СВО сугышчыларына гуманитар ярдәм җыюга кушылды. Илгизәр һәм Сөмбел күчтәнәчләре белән бергә илебезне саклаучы егетләр өчен хат җибәрделәр. Яшьләр егетләргә өйләренә, якыннары һәм туганнары янына тизрәк әйләнеп кайтуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International