ЗАГС бүлегендә ачык ишекләр көне

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

 2023 елның 18 декабрендә 1 нче гимназиянең 10 сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Ачык ишекләр көне булды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бүлек эшчәнлеге белән таныштырдылар, архивны күрсәттеләр, актлар язылышының кайда саклануы, 1926 елны теркәү актларын, бүген гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве ничек башкарылуы турында сөйләделәр. Үз әңгәмәсендә ЗАГС бүлеге эшчәнлеге дәүләт теркәвенә гаризалар кабул иткәндә гражданнар белән турыдан-туры конфиденциаль аралашуны күздә тота, дип билгеләп үттеләр хезмәткәрләр. Укучылар бик күп сораулар бирделәр, аларга тормыш үрнәкләре, архив документларын күрсәтү белән җаваплар алдылар.
  Очрашуда катнашучылар ЗАГС хезмәткәрләренә һөнәри осталыклары, кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International