11 декабрь көнне Котлы Бөкәш авылында яшәүче тыл ветераны Әхмәтвалеева Наилә Минһаҗ кызы туган көнен билгеләп үтте.
Хөрмәтле ветеранны юбилее белән котларга Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, Балык Бистәсе муниципаль районы Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улы, Балык Бистәсе районы Ветераннар Советы җитәкчесе Шәвәлеев Рафаэль Мәхмүт улы, Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Нәҗипов Габдрәшит Газиз улы, Котлы Бөкәш авыл җирлеге Ветераннар Советы җитәкчесе Әдиуллина Хәтимә Вәгыйз кызы килделәр. Саулык-сәламәтлек, балалар, оныклар игелегендә бәрәкәтле озын гомер теләделәр, яшьләргә үрнәк булып гомер кичергән Наилә апага рәхмәт әйттеләр.