2023 елның 14 декабрендә 11.00 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының ХLIV чираттан тыш утырышы булачак.
Район Советы утырышында катнашу нияте булган гражданнарның гаризаларын Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм F.Ahmetzyanova@tatar.ru электрон почтасына кабул итә.
Утырышның көн тәртибе:
1. 2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты турында.
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Иҗтимагый советы турында Нигезләмәне раслау турында.
3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Иҗтимагый советы кандидатлары составының өчтән бер өлешен раслау турында.
4. 2024 елга Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фараз планы (программасы) турында.
5. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында Нигезләмәне раслау турында» 01.12.2021 № ХV-2 карарына үзгәрешләр кертү турында.
6. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында» 2021 елның 01 декабрендәге XV-4 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.