Грипп-прививка ярдәм итәчәк!
Татарстан Республикасында хәзерге вакытта гриппка каршы инде 1 846 466 кеше, халыкның 46,1 проценты прививка ясаган.
Хәзер гриппка каршы планлы прививка кампаниясе инде финиш сызыгында, ул декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Гриппка каршы прививка-профилактиканың иң эффектив ысулы.
Гриппка каршы прививка турында фактлар:
бу дөньяның барлык сәламәтлек белгечләренең рәсми позициясе;
вакцина грипп вирусының бу эпидемия сезонында иң актуаль булган төрләреннән саклануны тәэмин итә. Ул махсус рәвештә шулай модельләштерелә һәм ел саен төрле;
организмга гриппка каршы вакцина кертү грипп йоктыруга китерә алмый;
вакцинация халыкның барлык төркемнәренә дә күрсәтелә, алты айлык яшьтән алып олы яшькә кадәр;
грипптан иммунитет 2-4 атна эчендә формалаша һәм 1 ел дәвамында саклана, шуңа күрә ел саен прививка ясатырга кирәк.
Вакцинация мәктәпкәчә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче балаларга; урта һәм югары һөнәри белем бирү уку йортлары укучыларына; аерым һөнәрләр: транспорт, коммуналь өлкә, кош-корт һәм дуңгызчылык предприятиеләре, мәгариф һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә. Шулай ук йөкле, хроник авырулы пациентларга, 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләргә.
Әлбәттә профилактика чараларын онытмагыз:
- кулларны яхшылап юыгыз;
- авыру билгеләре булган кешеләр белән элемтәгә кермәгез;
- биналарны даими җилләтү;
- сәламәт яшәү рәвеше алып бару;
- кешеләрнең күпләп җыелу урыннарына йөрү сирәгрәк.
Прививка ясалган көнне медицина тикшерүе һәм термометрия мәҗбүри. Вакцинацияләнгән кеше вакцина кертелгәннән соң 30 минут дәвамында медицина күзәтүе астында булырга тиеш.
Гриппка каршы үзеңне саклау мөмкинлеге бар-прививка ясау!