Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2023 елның 5 декабрендә кич, 6 декабрендә төнлә һәм көндез томан көтелә. Киңәш итәбез: урамнарда һәм юлларда йөргәндә бик сак булыгыз. Юл аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр үтүләрен генә кулланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.