29 ноябрьдә «Березка» балалар бакчасы базасында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен «ФОП кертү: белем бирү процессын оештыру таләпләре һәм үзенчәлекләре»темасына муниципаль дәрәҗәдәге педагогик укулар узды.
Өлкән тәрбиячеләр ФОПны балалар бакчасы эшенә кертү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Мастер-класслар һәм чыгышлар кысаларында тәрбиячеләр федераль программа нигезендә балалар белән белем бирү эшчәнлегендә үзгәрешләр мәсьәләләре турында фикер алыштылар. ФОП гамәлгә ашыруның заманча шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны патриотик тәрбияләү мәсьәләләрен анализладылар.
Педагогик укулар ахырында катнашучылар тәкъдим ителгән материалның актуальлеген һәм практик әһәмиятен билгеләп үттеләр.