24 ноябрьдә район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Халыкара бәйрәм алдыннан Кардаевлар Станислав Сергеевич һәм Анастасия Николаевна гаиләсендә бик мөһим һәм матур вакыйга була, улы Владислав туа. Бала тугач, ата-ананың тормышы бәхет һәм гаҗәеп ачышлар белән тула.
Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова бәхетле ата-аналарны котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.
"Без ата-аналарны бәхетле вакыйга белән котлыйбыз, сабый дус, яратучан гаилә атмосферасында үссен һәм аның тормышы гаилә җылысы һәм уңайлылыгы, чиксез ата-ана мәхәббәте һәм кайгыртуы белән тулсын!- диде Фирдания Әхмәтҗанова.