Вокал - ул иң илһамландыручы һәм гаҗәеп сәнгатьнең бер торе. Бу үз хис-кичерешләреңне, идеяләреңне һәм хисләреңне тавыш аша чагылдыру ысулы. “Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе”ндә вокал дәресләре сулыш гимнастикасыннан һәм махсус күнегүләрдән башлана, аннан соң укучылар распевкаларга күчә. Распевка һәм күнегүләрдән соң, халык һәм авторлык җырларыннан торган концерт репертуарын өйрәнү өстендә эш башлана. Репертуарны үзләштерү фонограмм-минусовкалар кулланып һәм тере аккомпанемент астында тормышка ашырыла.
Дәресләр кызыклы һәм динамик рәвештә уза.