“Милли уенчык” дигән мастер-класс үткәрелде

2023 елның 24 ноябре, җомга

Милли Мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә “Милли уенчык” дигән мастер-класс үткәрелде.

Мастер-класста балалар милли костюмның төрле халыклар тормышындагы роле турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. Рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Л.Р. Миңнегалиева балаларга сәнгать әсәрендә кулланыла торган милли бизәкләр, аларның төсләр гаммасы турында сөйләде, костюмнарда бу элементларның үрнәкләрен күрсәтте.

Укытучы белән бергә балалар милли костюмда курчак ясап, соңыннан аларны өйләренә алып кайтып киттеләр. Мондый чаралар балаларда әйләнә-тирә дөньяда гүзәллекне күрә белү, сүзнең матурлыгын тоя белү, белем дәрәҗәсен һәм иҗади сәләтләрне үстерү кебек сыйфатлар тәрбияли

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International