Әни... якты кояшка тиң, иң кадерле кеше.

2023 елның 24 ноябре, җомга

Әни... якты кояшка тиң, иң кадерле кеше.  Хатын-кызның иң югары бурычы – әни булу, чөнки “әни” - бала әйткән беренче сүз. Бу сүз дөньяның күпчелек телләрендә бер үк төрле яңгырый һәм дөньяда иң якын, иң яраткан кешене атый.

2023 елның 23 ноябрендә Балык Бистәсе муниципаль районының район мәдәният йортында «Балам-Багалмам» клубы әгъзалары белән халыкара Ана көненә багышланган чара үткәрелде.

Котлау сүзләре белән Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина А.К. һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Баһаветдинова Г. М. чыгыш ясадылар. Бәйрәм концерты моңлы, күңелле җырларга бай булды. Бу көнне әниләргә иң җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде һәм һәр әнигә чәчәкләр тапшырылды. Чара чәй эчү һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International