Географик диктант – 2023

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

19 ноябрьдә Котлы Бөкәш мәктәбендә «Географик диктант – 2023» халыкара мәгърифәтчелек акциясе мәйданчыгы эшләде.

Укучылар һәм укытучылар географик диктантта шатланып катнаштылар, шулай ук аларга Шумбут һәм Биектау мәктәпләреннән балалар кушылды. Җирле вакыт буенча 12:00 сәгатьтә география сөючеләр тугызынчы тапкыр географик табышмакларны чишкәннәр.

География белән бәйле дисциплиналар буенча традицион сораулардан тыш, быел катнашучылар педагог һәм остаз елына багышланган «Кеше һәм география» темасына сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International