Бүген безнең районда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская Питрәч, Лаеш, Алексеевск, Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьләрне карау мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Бүген безнең районда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская Питрәч, Лаеш, Алексеевск, Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьләрне карау мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

2023 елда Балык Бистәсе муниципаль районы буенча 56 гариза кергән, бу узган елның шул ук чорына туры килә диярлек (2022 елда 52 гариза). Шулардан бүгенге көнгә 50 гариза хәл ителгән, бу 89процентны тәшкил итә. "Планлаштырылган" статусында тагын 8 гариза бар.

Һәр планлаштырылган гариза буенча алга таба да капиталь кертемнәр программаларына кертү белән эшләр исемлеге билгеләнгән. Иң популяр категорияләр - «Территорияне төзекләндерү», «Муниципаль юлларны тоту һәм ремонтлау», «Юл хәрәкәтен оештыру».

Сәрия Харис кызы һәм аның коллективына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә уртак нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.

Эш визиты кысаларында Сәрия Харис кызы шулай ук "Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсе" ДАССУ да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International