Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-зачет
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Лаеш территориаль бүлеге 2023 елның 1 ноябреннән 21 ноябренә кадәр финанс грамоталылыгы буенча VI бөтенроссия онлайн-зачеты уздырылуын хәбәр итә. Проектта катнашу өчен сайтта авторизацияләнергә кирәк: https://finzachet.ru/.
Зачетта ике дәрәҗә бар: төп финансларны әле генә аңлый башлаганнар өчен, алга киткән катлаулы мәсьәләләргә әзер булганнар өчен. Шулай ук гаилә командасын җыярга һәм сорауларга бергәләп җавап бирергә мөмкин.