14 нче ноябрь көнне район мәдәният йортында 7нче Б сыйныф укучыларының башкарма, хокук саклау, суд, дин вәкилләре белән очрашуы үткәрелде.
Сөйләшү балаларның хокук бозулары, аларның төрләре, сәбәпләре, нәтиҗәләре һәм, иң мөһиме, кылган эшләре өчен җаваплылыгы турында барды.
Балык Бистәсе район суды рәисе Рябин Евгений Евгений улы кылынган хокук бозулары өчен җәза алу турында сөйләде. Полиция начальнигы урынбасары Галимов Раил Фәрхәт улы хокук бозучыларны нәрсә көтәчәге турында ассызыклады. Балык Бистәсе районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия рәисе Вафина Айгөл Камил кызы комиссиянең эш принциплары турында хәбәр итте. Иерей Габитов Александр һәм район мөселман хатын-кызларының берләшмә җитәкчесе Мәхмүтова Идәлия Маннан кызы, тәрбиянең әһәмияте, уйларыңның сафлыгы турында искәрттеләр.
Бу чараны хокук бозуларны булдырмау буенча муниципаль программа кысаларында, “Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе”нең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Горшкова Роза Аркадий кызы үткәрде.