15 ноябрьдә Балык Бистәсе муниципаль районының азатлыктан мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны ресоциализацияләү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта, башлык урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы рәислегендә, түбәндәге мәсьәләләр каралды::
1. Төрмәдән азат ителгән кешеләргә шәхси остазларны ныгыту.
2. Төрмәдән азат ителгән кешеләрнең флюорография үтүен күзәтү, медицина ярдәме алу.
3. Мәгариф оешмаларының иректән мәхрүм ителгән кешеләрнең гаилә әгъзалары белән педагогик хезмәттәшлеген мониторинглау.