Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә Педагог һәм остаз елы уңаеннан сынлы сәнгать бүлеге укытучысы Ф. Х. Якупова һәм аның укучыларының "Ел фасыллары" темасына шәхси күргәзмәсе уза. Эшләр гуашь һәм акварель техникасында башкарылган. Һәр картинадан карашларны аерып булмый, алар барысы да матурлыгы һәм нәфислеге белән игътибарны җәлеп итә.