Көз - талпан энцефалитына каршы прививка башлау чоры
Талпан вирусы энцефалитын профилактикалауның төп чаралары булып тиешле контингентны вакцинацияләү яки кеше иммуноглобулины белән КВЭга каршы ашыгыч профилактика тора.
Көз-иммунизация башлау өчен иң уңайлы вакыт. Әгәр курсны көздән башласаң, ул тизләтелгән схема буенча түгел, ә 5-7 ай аралыгында башкарыла торган ике прививкадан торган стандарт схема буенча узачак.
Беренче прививканы октябрьдә ноябрьдә, ә икенчесен март апрельдә, ягъни талпаннарның сезонлы активлыгы тәмамланган чорда ясарга киңәш ителә. Вакцинациядән соң бер ел узгач, барлыкка килгән иммунитетны саклау өчен ревакцинация үткәрү кирәк. Алга таба вакцинаның ярдәмче дозалары өч елга бер тапкыр кертелә.
Талпан энцефалитына каршы вакцинацияне яшәү урыны буенча медицина оешмаларында ясарга мөмкин.Табигый шартларда йоктыру булганлыктан, КВЭ буенча эндемик территорияләргә туристлык сәяхәтләренә, ял итүгә, гөмбә җыюга, балык тотуга, ауга һ. б. чыгучыларга медицина учреждениеләрендә талпан вирусы энцефалитына каршы түләүле нигездә прививка ясарга кирәк
КВЭга каршы мәҗбүри вакцинацияләнергә тиешле гражданнар категорияләре:
- талпан вирусы энцефалиты буенча эндемик территорияләргә чыгучы затлар, шулай ук бу территорияләргә түбәндәге эшләрне башкаручы затлар: авыл хуҗалыгы, гидромелиорация, Төзелеш, җир казу һәм күчерү, әзерләү, промысла, геология, эзләнү, экспедиция, дератизация һәм дезинсекция; урман әзерләү, урманны, халыкны сәламәтләндерү һәм ял итү зоналарын чистарту һәм төзекләндерү.
талпан энцефалиты китереп чыгаручының тере культуралары белән эшләүче кешеләр
Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр игътибарына! Әгәр Сезнең хезмәткәрләр талпан энцефалиты белән авыру куркынычы бар икән-сез үз хезмәткәрләрегезгә иммунизация үткәрүне оештырырга тиеш.
2023 елгы эпидемия сезонында талпан энцефалитына каршы вакцинация белән 4059 кеше каплана, планны үтәү 100%, планга өстәмә рәвештә 2639 кеше вакцинацияләнә, ревакцинация белән 5239, планны үтәү 107%.
Татарстан Республикасында талпан вирусы энцефалиты буенча 30 административ территория эндемик булып тора: Агерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Спас, Тукай, Теләче, Чистай, Чирмешән, Ютазы, Биектау, Югары Ослан, Лаеш районнары, Чаллы шәһәре, Казан шәһәре, Иксодлы талпан боррелиозы буенча республиканың бөтен территориясе.